Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында чираттагы стажировка мәйданчыгы узды. Әлмәт, Яр Чаллы һәм Әгерҗе, Биектау, Кукмара, Лениногорск, Нурлат, Лаеш муниципаль районнарының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләреннән һәм тернәкләндерү үзәкләреннән коллегалар арт-терапия аша ресурсларны торгызу буенча 4 сәгатьлек интенсив узды.
Белгечләр Ирина Матвеева, Александра Пензина, Зөһрә Ишкиняева, Алинә Софронова һәм Елена Белова эмоциональ киеренкелекне бетерүгә, үз-үзеңне бәяләүне арттыруга, стрессны һәм борчылуны киметүгә юнәлдерелгән тренинглар һәм мастер-класслар үткәрделәр. Үзәк директоры Галина Калашникова команда рухын формалаштыру, эштә интерактив җиһазларны куллану, партнерларны һәм хәйрия акчаларын җәлеп итеп, проект эшчәнлеге методы белән үстерү пространстволарын төзекләндерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Астра» командасы коллегаларыннан югары бәя алды.