Казаннан «Газпромбанк» хезмәткәрләре Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды.
Бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов, Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, хәйрияче Андрей Семенов катнаштылар.
Кунаклар аниматор, биюләр, конкурслар, аквагрим белән бай бәйрәм программасы әзерләгән иде. Шулай ук балаларны Чебурашка курчагы да сөендерде.
Бәйрәм азагында иганәчеләр балаларга исемле һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.