Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм әзерләде.
Күп балаларның иң яраткан ризыгы – конфет. Нәкъ менә аларны балалар мультипликацион геройлар белән бергә әзерләде дә инде. Шулай ук балаларга кунакка «Кыш бабай һәм җәй» мультфильмыннан Кыш бабай килде.
Ахырда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон вәкиле балаларны бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.