«Өмет» үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм оештырдылар

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм оештырдылар.

Даими хәйриячеләр, «Фемида» хоккей командасы һәм «Әкият» курчак театры артистлары ярдәмендә балалар өчен кызыклы тамаша, мавыктыргыч конкурслар үткәрелде. Һәркемгә татлы бүләк тапшырдылар.

Мондый чаралар «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы кысаларында үткәрелә, ул Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International