Буа интернат-йортында милли традицияләрне саклау буенча конкурс үткәрелде

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының милли һәм мәдәни традицияләрен саклап калу максатыннан, Сабантуй милли бәйрәменә әзерлек кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләр арасында иң яхшы милли образга смотр-конкурс үткәрелде.

Хезмәткәрләр конкурска җаваплы карадылар һәм яхшы әзерләнделәр. Конкурс йомгаклары буенча тәрбияче Альбина Казакова 1 урын алды, няня Дилбәр Ибраһимова икенче булды, ә каравылчы Сергей Антонов бронзага лаек булды. Гран-прины няня Венера Полозина алды.

Милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау кеше тормышында мөһим роль уйный. Традицияләр мәдәни һәм рухи тиңдәшлекне формалаштыра, әхлакый кыйммәтләргә, үз-үзеңне тотышка һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләргә йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International