Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Балачак территориясе» бәйрәме үткәрелде.
Чара программасында мастер-класслар, аквагрим, аниматорлар, бию флешмобы һәм сабын куыклары шоулары бар иде. Программаның күңел ачу өлешеннән соң һәр бала бүләк алды.