Зәйдә балачак бәйрәме узды

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы һәм 2024–2025 елларга балалар куркынычсызлыгы региональ системасын үстерү программасы кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен тематик чаралар үткәрүне дәвам итә.

Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен балачак бәйрәме үткәрде. Шәһәр паркында хәйрияче-аниматор Алесия Андреева барысына да шатлык һәм позитив бүләк итте. Әкият персонажлары мавыктыргыч тематик кичә тәкъдим иттеләр. Балалар дәртле музыкага биеделәр, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, сабын куыклары җибәрделәр.

Якты бәйрәм Зәй шәһәре адвокатлар коллегиясе сый белән тәмамланды – балалар туңдырма ашадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International