«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә балачак көне

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балачак көне узды.

Үзәк белгечләре «Светлячок» инклюзив театр студиясе актерлары белән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәм спорт мәйданчыгында дәвам итте, анда балалар спорт ярышларында катнаштылар. Һәркем Идел буе электр челтәрләре «Сетевая компания» АҖ һәм «Детские домики» хәйрия фонды биргән бүләкләр алды.

Соңыннан «Лемара» ҖЧҖ барысын да туңдырма белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International