«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

30 майда Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу вакыйга барлык катнашучылар өчен шатлык һәм дуслык бәйрәменә әверелде.

Чарада күңелле аниматорлар катнашты, алар үзәктә тәрбияләнүчеләргә уңай хис-кичерешләр бүләк иттеләр. Спорт мәйданчыкларында һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте һәм яңа дуслар таба алды. Мастер-классларда балалар гаҗәеп эшләнмәләр һәм сувенирлар ясарга өйрәнделәр. Тәмле бәйрәм сыйларыннан башка узмады.

Чара музыка һәм биюләр белән искиткеч тамаша белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International