Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
«2025 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2025 елның 13 февралендәге 125 номерлы Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә 6 июнь – Корбан бәйрәмен үткәрү башланган көн.
Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше).
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2 июньнән 6 июньгә кадәр эш атнасы дүрт көнгә кадәр кыскара. 5 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.