Татарстан эшмәкәрләренә чат-бот ярдәм итәчәк

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында сынау режимында «Эшмәкәр ярдәмчесе» чат-боты эшли башлады (https://t.me/gossupervisionbot). Ул эшмәкәрләр өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге турында «Тикшерелгән бизнес» мәгълүмат порталы белән бәйле.

Чат-бот ярдәмендә эшмәкәр булачак инспектор тикшерүенә әзерләнә һәм ясалма интеллект белән әңгәмә алып бара, тикшерү вакытында үз-үзен тоту алгоритмын ала, инспектор сораган документларны тапшыруны нигезли алачак. Эшмәкәрләр алынган консультация сыйфаты турында бәяләмә калдырырга мөмкин, бу тулаем алганда цифрлы сервисны яхшыртуны һәм нәтиҗәлелеген арттыруны таләп итә торган өлкәләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International