1 июньдә Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар Сабантуенда катнаштылар. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.
Бәйрәмне район мөхтәсибәте һәм социаль яклау бүлеге оештырды. Чарада социаль хезмәт алучы балалы гаиләләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр катнашты.
Бәйрәм гаиләләргә вәгазь укудан башланды. Аннары балалар әти-әниләре белән уеннарда актив катнаштылар, дога укыдылар, лотереядә кызыклы призлар алдылар. Кунаклар учакта пешерелгән тәмле пылаудан авыз иттеләр.
Оештыручылар социаль хезмәтләр алучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк иттеләр.