«Өмет утравы» үзәге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бәйрәм белән котлады

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре массакүләм бәйрәмнәргә йөри алмаган мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен акция оештырды.

Матур костюмнар кигән күңелле аниматорлар һәр балага үзләре кунакка килде. Алар үзләре белән иганәчеләрдән бүләкләр генә түгел, ә уеннар, шаяртулар, шарлар да алып килгәннәр иде.

«Безнең өчен һәр баланың, нинди генә шартларга карамастан, үзен зур бәйрәмнең бер өлеше итеп тоюы мөһим», – дип уртаклашты оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International