Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Балачак дөньясы» республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү булды.
Конкурста Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Кукмарадан 152 бала катнашты. Барлык балалар да грамоталар һәм бүләкләр алдылар. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен кызыклы мастер-класслар, күңел ачулар, әкият геройлары белән биюләр һәм сыйлар оештырылды.