Арчада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды

2025 елның 30 мае, җомга

Социаль яклау бүлеге Арча үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда Балаларны яклау көненә багышланган матур чара оештырды. Кунаклар «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә, «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар һәм Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә укучылар булды.

Саф һавада күңелле уеннар һәм биюләрдән соң бәйрәм китапханәгә күчте, анда балаларны чын сюрприз көтә иде. Социаль контракт төзегән «Елмай» театр студиясе космос турында мавыктыргыч спектакль тәкъдим итте.

Шулай ук балаларны татлы ризыклар белән сөендерделәр.

Бәйрәмне оештыруда Нияз Вахитов, Раил Закиров, шәхси эшмәкәр Рамил Хәлилов иганәчелек ярдәме күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International