28 майда Шәпше авылының 4 нче социаль участогында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Галәвиева ике профилактик дәрес үткәрде. Чаралар 2024–2028 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында оештырылды.
«Балалар көн саен очраша торган төп аспектлар буенча куркынычсызлык кагыйдәләре» дәресләрендә социаль куркыныч төркеменә кергән балигъ булмаганнар – барлыгы 34 кеше катнашты. Профилактик эш җәйге каникул вакытында балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.