Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган «Җәй буяулары» хәйрия чарасы узды.
Михаил Шабаев җитәкчелегендәге Рок мәктәбе командасы программаны ялкынлы композицияләр белән ачты һәм бәйрәмгә шатлыклы ритм бирде.
Яр Чаллы һәм Алабугадан килгән талантлы рәссамнар балалар өчен мастер-класслар үткәрделәр. Алар график сурәтләр ясау сәнгатенә өйрәттеләр.
Чарада катнашучылар өчен мәйданчыкта уеннар, викториналар һәм күңелле эстафеталар оештырылды.
Үзәкнең даими дуслары, «Супер» такси хезмәте командасы, нәниләргә электр машиналарында йөрү мөмкинлеге һәм шарлар бүләк итте.