Түбән Кама районының «Шәфкать» үзәгендә Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 30 мае, җомга

29 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җәйгә каршы» бәйрәм чарасы оештырдылар.

Бәйрәм «Альфа» мәдәният йорты белгечләре әзерләгән уеннар һәм конкурслардан башланды. Балалар чараларда актив катнаштылар.

«Сабантуй» паркы аттракционнарга бушлай билетлар бирде. Бу искиткеч вакыйга олыларны һәм балаларны берләштерде.

Бәйрәм иганәчеләр – «Детский мир» һәм «Славица» кибетләреннән истәлекле бүләкләр һәм татлы сюрпризлар тапшыру белән тәмамланды.

Бәйрәмгә йөздән артык бала һәм яшүсмер килде. Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке кәеф алды.

«Партнерларыбызга һәм иганәчеләребезгә балаларга чын бәйрәм бүләк итү мөмкинлеге өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез», – дип билгеләп үтте үзәк директоры Гөлназ Исакиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International