«Өмет» үзәге наркотикларга каршы айлык кысаларында урам акциясе уздырды

2025 елның 30 мае, җомга

31 май – Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Наркотикларга каршы айлык кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Гөлнара Фәйзиева һәм Алия Нигъмәтҗанова «Тәмәкеңне ташла – кәнфит ал» дигән акция уздырдылар. Аларга «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы яшьләре ярдәм итте.

Акциядә катнашучыларга шулай ук тәмәке тартуның куркынычлыгы һәм бу начар гадәттән котылу ысуллары турында мәгълүмати листовкалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International