Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу чаралары узды. Социаль хезмәтләр алучылар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды.
Балалар иҗат йорты белгечләре инвалид балалар өчен мавыктыргыч уен әзерләгәннәр иде. Балалар мөстәкыйль рәвештә һәм ата-аналар ярдәме белән төрле этапларны үтеп, каршылыкларны җиңделәр.
Матур традиция буенча, балаларны җәй башлану белән котларга Россиянең барлык почмакларыннан битараф булмаган кешеләр командасы вәкиле Юлия Золотарева килде. Ул «Балалар өчен бармен-шоу» тамашасын әзерләде.
Чарада 26 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты. Һәр балага бүләкләр һәм җиләк-җимешләр өләштеләр.