«Опека» үзәге белгечләре яшүсмерләр белән профилактик чара үткәрде

2025 елның 27 мае, сишәмбе

26 май көнне «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәге базасында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «14 яшьтән җинаять җаваплылыгы» дигән лекция укыдылар.

Балигъ булмаганнар профилактик әңгәмәдән соң үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар ПАМ куллануның нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин икәнен белделәр, мондый компанияләргә ничек эләкмәскә икәнлеге турында фикер алыштылар, шулай ук «14 яшьтән җинаять җаваплылыгы», «Наркомания – безнең заманның иң куркыныч күренешләренең берсе» брошюраларын карадылар.

Һәр катнашучы агитацион материаллар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International