«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр инклюзив студиядә булып кайттылар

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының «Тылсымлы лабиринт» инклюзив студиясендә булдылар.

Балаларга «Җиңү символлары» интерактив уены тәкъдим ителде. Балалар биремнәрне актив үтәделәр, зирәклек һәм тапкырлык күрсәттеләр. Шулай ук тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә алар Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе ясадылар.

Студиядә уңышлы эшләү балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен ныгытты, аларның йөрәкләрендә горурлык һәм патриотлык хисе уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International