Музыка терапиясе – социаль тернәкләндерүдә ярдәм

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләүдә төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, гарденотерапия, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе.

Социаль хезмәткәр Анфиса Кадырова өлкәннәр белән эшләгәндә музыка терапиясен еш куллана. Бу психотерапиянең бер төре – музыка кешенең психик һәм физик халәтенә йогынты ясау өчен төп чара буларак кулланыла.

Белгеч дәресләргә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарын да җәлеп итә. Музыка тыңлау аларның кәефен яхшырта, музыка терапиясе борчылуларны җиңәргә мөмкинлек бирә.

Музыка терапиясен куллануның күпьеллык практикасы күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр музыка тыңлау процессыннан ләззәт ала. Бу тынычландыра, психоэмоциональ халәтне яхшыртырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International