2024–2025 елларга балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын һәм «Мин тормышны сайлыйм!» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның Яңа Савин районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар өчен төркемле тренинг дәресе үткәрде. Чара тотрыклы әхлакый тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Дәрес барышында «Пәрәвез» өстәл трансформацион уенын кулланып, уен терапиясе техникасы кулланылды. Төп игътибар бәйлелек торышын аңлауга бирелде.
Дәрес катнашучыларга үз хис-кичерешләрен яхшырак аңларга, тирә-юньдәгеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне ачыкларга, үз-үзләрен белдерүнең конструктив ысулларын табарга һәм үз-үзләренә ышанычны арттырырга ярдәм итте.