Республиканың сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге директоры Антон Агафонов Казанда 19–23 май көннәрендә узган III Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумы эшендә актив катнашты. Ул пленар утырышта үзәк эше турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Форум кысаларында үзәккә баш мөхәррир Игорь Роговских җитәкчелегендәге «Наша жизнь» журналы вәкилләре килде. Шулай ук республика учреждениесендә Якутск төбәк оешмасы вәкилләре дә булды. Кунаклар өчен үзәк буйлап экскурсия оештырылды, аның барышында алар учреждение эшчәнлеге белән таныштылар, техник тернәкләндерү чараларын карадылар, социаль хезмәтләр алучылар белән сөйләштеләр.