Тармак белгечләре стажировка мәйданчыгы базасында укулар узды

2025 елның 23 мае, җомга

22–23 май көннәрендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең 12 белгече Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының һөнәри стажировка мәйданчыкларының берсе базасында квалификацияләрен күтәрделәр. Укулар Саратов өлкәсендә узды.

Катнашучыларны стажировка мәйданчыгы эшенең арт-терапия, логопедик массаж, коррекцияләү хореографиясе, адаптив физик культура элементлары һәм уен технологияләре кебек юнәлешләре белән таныштырдылар.

Татарстанда «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, комплекс Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алды.

2025 елда 49 белгечне укыту, өй микротернәкләндерү үзәкләре һәм социаль-көнкүреш җайлашу кабинетлары өчен җиһазлар сатып алу планлаштырыла.

«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» чаралары комплексында катнашырга теләгән татарстанлылар социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә сайтта күрсәтелгән элемтәләр буенча мөрәҗәгать итә алалар: https://mtsz.tatarstan.ru/file/pub/pub_4372984.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International