«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтләндерү чарасы узды

2025 елның 23 мае, җомга

23 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен «Сәламәтлек хәрәкәттә» дигән сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Программага организмның гомуми торышын яхшыртуга юнәлдерелгән күнегүләр комплексы кертелгән иде.

ДФК белән даими шөгыльләнү хәрәкәт функцияләрен торгызырга, организмның чыдамлыгын арттырырга һәм яхшы кәеф сакларга ярдәм итә.

Чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International