Буа интернат-йорты хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты базасында «Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның мәдәни-ял итү эшчәнлеге» темасына стажировка мәйданчыгы уздырылды. Чарада Нурлат, Кайбыч, Югары Ослан, Азнакай һәм Тәтеш районнарыннан интернат-йортлар белгечләре катнашты.

Кунаклар учреждениенең һәм һәр белгечнең эше белән таныштылар, белгечләр кабинетларын карадылар, ачык дәресләрдә катнаштылар. Шулай ук барлык катнашучыларга гипс буяу буенча мастер-класс тәкъдим ителде.

Соңыннан белгечләр сертификатлар алдылар.

Мондый очрашуларның максаты – социаль өлкә учреждениеләре хезмәткәрләре арасында тәҗрибә уртаклашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International