Социаль хезмәтләр алучылар арасында шахмат-шашка турнирында җиңүчеләр билгеләнде

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасының стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәтләр алучылары арасында XI Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.

Турнирда катнашучыларны һәм кунакларны министр урынбасары Юлия Абдреева һәм шахмат мәктәбе директоры Рөстәм Гарифуллин сәламләде.

Ел саен турнирны уздыру күркәм традициягә әверелде. Күпләр турнирда беренче ел гына катнашмый. Быел ярышларда 60 кеше катнашты: 37 өлкән кеше һәм 23 бала.

Биш тур нәтиҗәләре буенча хөкемдарлар коллегиясе турнир җиңүчеләрен билгеләде.

Өлкәннәр арасында шахмат буенча шәхси зачетта:

1 урын – К. С. Немирский, Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Ю. Ф. Воронков, Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты;

3 урын – Ф. Ф. Сафиуллин, Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты.

Балалар арасында шахмат буенча шәхси зачетта:

1 урын – С. Д. Хуҗиматов, Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – И. И. Мәннанов, Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – М. С. Мочалов, Саба районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

Өлкәннәр арасында шашка буенча шәхси зачетта:

1 урын – Н. А. Петров, Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – А. И. Коптелов, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты;

3 урын – Р. Г. Лотфуллин, Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты.

Шашка буенча балалар арасында шәхси зачетта:

1 урын – В. В. Косолапов, Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – Е. Е. Туева, Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – И. И. Әхмәдуллин, Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International