Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә агротерапия дәресе узды.
Балалар агротерапиянең нәрсә икәнен белделәр, чәчәк үстерү өчен кирәкле агротехника белән таныштылар. Алар чәчәкләрне клумбаларга утыртуда бик теләп катнаштылар. Җәй көне яшүсмерләр үсемлекләрне карауны дәвам итәргә уйлыйлар.
Агротерапия тернәкләндерүнең заманча һәм нәтиҗәле ысулы булып тора, ул тернәкләнүчеләргә әйләнә-тирә мохит белән үзара хезмәттәшлек итәргә, үсемлекләр үстерүгә бәйле күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук хәрәкәт һәм интеллектуаль функцияләргә йогынты ясала, балада көндәлек тормышта кирәкле аралашу һәм җайлашу күнекмәләре формалаша.
Мондый дәресләр балаларны психик яктан баланслый, тынычландыра һәм дисциплиналаштыра, шулай ук аларга үз әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирә.