Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшлы» тернәкләндерү үзәге ««Без беренче – без бергә» балалар һәм яшьләр өчен җәйге адаптив интенсив» проектын гамәлгә ашыруга кереште. «Беренчеләр хәрәкәте» грантын алган проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Җәй дәвамында барлыгы алты смена узачак:
1 смена «Дус була бел» – 2–13 июнь;
2 смена «Илне ач» – 16–27 июнь;
3 смена «Иң мөһиме турында сөйлә» – 30 июнь–11 июль;
4 смена «Планетаны сакла» – 14–25 июль;
5 смена «Барып җит һәм җиңеп чык» – 28 июль–8 август;
6 смена «Ватанга хезмәт итәм» – 11–22 август.
Адаптив интенсив программасында:
- мастер-класслар һәм арт-программалар;
- сәламәтләндерү чаралары һәм спорт ярышлары;
- театр куелышлары һәм музыкаль концертлар;
- «Беренчеләр хәрәкәте»ннән көндәлек тәмле ашамлыклар һәм бүләк җыелмалары.
Сменаларга теркәлү түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://clck.ru/3MCR4r.