Арча районының «Өмет чаткысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белемгә юл» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проект 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Грант акчаларына «Колибри. Лого» комплексы сатып алынды. Ул артикуляцион моториканы, сөйләмне формалаштыру һәм үстерү, шулай ук танып белү эшчәнлеген активлаштыру кебек мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Интерактив уеннар һәм күнегүләр комплексы белгечкә, баланың яшен һәм сөйләм үсеше дәрәҗәсен исәпкә алып, өйрәнелә торган темага оператив рәвештә уен сайлап алырга мөмкинлек бирә. Уеннар кыска, бу балаларга активлыкны сакларга, арымаска һәм һәр уенны ахырына кадәр җиткерергә, ә белгечкә бер дәрестә 2-3 күнегү кулланырга мөмкинлек бирә.
Белгечләр фикеренчә, «Колибри. Лого» комплексын логопедик практикада куллану балаларның танып белү–уен эшчәнлеге белән кызыксынуын арттыра, сөйләм бозылуларын профилактикалауны һәм нәтиҗәле төзәтүне тәэмин итә.