Теплоход круизында катнашучылар көннәрен күңелле итеп үткәрәләр

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Иртәгә кич Татарстан башкаласына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырган теплоход круизында катнашучылар кайтачак.

Мәскәүгә кадәр маршрут илнең берничә шәһәрендә тукталышларны үз эченә алды. Анда сәяхәтчеләрне кызыклы экскурсия программалары көтә иде.

Теплоход бортында да көннәр кызыклы уза. Сәяхәтчеләр фильмнар, концертлар карыйлар, караокеда җырлыйлар, мастер-классларда катнашалар, лото, теннис һәм шахмат уйныйлар, шулай ук патриотик чараларда катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International