Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр тәҗрибәле шеф-поварлар җитәкчелегендә ашарга әзерлиләр

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Татарстан башкаласында ХVI халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы уза. Форум кысаларында бүген Ислам илләренең яшь пешекчеләре халыкара турниры старт алды. Ул 16 майга кадәр дәвам итәчәк.

Турнирда катнашучыларга һәм кунакларга кызыклы презентацияләр, мастер-класслар, концерт программасы тәкъдим итәләр. Бүген «Гнездышко», «Шатлык» һәм «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында тәрбияләнүчеләргә ТР Пешекчеләр гильдиясе вице-президенты, Стамбулда узган Ислам илләренең халыкара шеф-поварлар кубогы җиңүчесе Руслан Асташкин җитәкчелегендә десерт әзерләү бәхете елмайды. Шеф-повар белән бергә алар җиләкле капкейк әзерләделәр. Шулай ук яшь социаль хезмәт алучыларны бүләкләр белән сөендерделәр.

Турнирның иртәгәге көне дә кызыклы булырга вәгъдә итә. Казан шәһәренең «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәм Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр татар милли камыр ризыгы әзерләү буенча мастер-классларда катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International