Халыкара музейлар көне алдыннан Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Лаешның Г. Р. Державин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Музей экспозициясе 7 залда урнашкан. Бигрәк тә балаларга «Лаеш районы табигате» интерактив залы истә калды, анда алар табигый яшәү тирәлегендәге хайваннар дөньясының төрлелеге белән таныша алдылар.
Музейга бару беркемне дә битараф калдырмады. Бай экспозиция, заманча стиль, интерактив мультимедиа аппаратурасы бик күп якты тәэсирләр бүләк итте.