«Опека» үзәгендә гаилә чарасы оештырылды

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

15 майда Халыкара гаиләләр көне билгеләп үтелә. Кичә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар һәм балигъ булмаганнар өчен чара оештырды.

Дәрестә гаиләләргә уртак картина ясарга тәкъдим ителде. Иҗади бирем чара кунаклары тарафыннан уңай кабул ителде һәм барысы да эшкә кереште. Кунаклар да, оештыручылар үзләре дә бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Уртак иҗат эшчәнлеге гаиләләргә бары тик күңелле тәэсирләр генә бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International