«Э-моция» инклюзив студиясе «Үзгәрешләр китабы» спектакленә чакыра

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

14 майда 19:00 сәгатьтә «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе тамашачыларны «Үзгәрешләр китабы» спектакле – перформатив практикасында катнашырга чакыра. Идея авторы һәм режиссер – Неля Суркина. Премьера М. Сәлимҗанов ис. Актерлар йортында узачак. Күрсәтүдән соң тамашачылар белән фикер алышу булачак. Спектакль 14 яшьтән башлап тамашачылар өчен.

Спектакль тамашачыны сәнгать хәрәкәтендә катнашырга чакыра, анда һәркем үз катнашу дәрәҗәсен сайлый ала – күзәтергә яки актерлар хәрәкәтенең башы булачак сорау бирергә.

Спектакльгә керү бушлай, алдан теркәлү кирәк https://e-mociya.timepad.ru/event/3353791/.

Проект 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы рәисе грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International