1 майда Яр Чаллы шәһәренең «ВСЕСВОИ» хәрәкәте тарафыннан Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр өчен «Литейщик» базасында слет оештырылды.
Балалар өчен менә дигән программа әзерләнгән иде: зур курчак белән концерт, фокусчы чыгышы, буяулар фестивале, төрле юнәлешләр буенча иҗади мастер-класслар. Балаларга төрле прическалар, макияж, аквагрим ясадылар. Балалар шикәр мамыгы әзерләргә булыштылар һәм рәхәтләнеп татлы ризыклардан авыз иттеләр.
Балалар йортларыннан һәм приютлардан килгән балалар өчен әзерләнгән өстәл бай, төрле-төрле ризыклар белән тулы иде. Барысы да бик яхшы кәеф һәм искиткеч бүләкләр белән киттеләр.