Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләрен алучы Рәзинә Вәлиәхмәтова 6 майда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилей көнендә социаль хезмәткәр Ветераннар советы вәкиле белән бергә үз карамагындагы әбигә барды. Разинә Вәлиәхмәтовага бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.