«Исток-Башлангыч» үзәгендә иҗади мастер-класс узды

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

12 майда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина балигъ булмаганнар белән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты – халык иҗаты белән кызыксынуны үстерү.

Катнашучылар декоратив-гамәли сәнгатьнең төп элементларын үзләштерделәр. Мастер-класс рәсем сәнгате белән танышу өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Эшләр матур килеп чыкты, бу халык сәнгатенең башка төрләрен дә өйрәнү теләген уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International