11 майда Казан елга портының төп причалында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган теплоход круизында катнашучыларны тантаналы озату булды.
11 майдан 21 майга кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Ф. М. Панферов» теплоходы Казан − Мәскәү – Казан маршруты буйлап йөзәчәк.
Круизда 138 кеше катнаша, атап әйткәндә – республиканың ветераннар хәрәкәте активистлары, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, «көмеш» волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова быелгы круизның үзенчәлекле символик булуын ассызыклады. Ул республикада Җиңүнең юбилей елларында ветераннарның Мәскәүгә кадәр барып, юлда кайбер шәһәрләрдә тукталып, хезмәттәшләре белән очрашулары традициясе күптән барлыкка килүен аңлатты.
