Соңгы 10 елда сугыш ветераннары саны 9 тапкырга диярлек кимегән

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Татарстанда 7 410 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта катнашучыларның һәм инвалидларның 1 211 тол хатыннары яши. Соңгы 10 елда аларның саны 9 тапкырга диярлек кимегән. Бу хакта бүгенге брифинг барышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.

Ветераннар өчен төрле программалар гамәлгә ашырыла: беренчел медицина дәвалау, медицина препаратлары белән түләүсез тәэмин итү һәм диспансерлаштыру, шифаханә-курорт дәвалау һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, яңа торак бүлеп бирү һәм булган торакны капиталь ремонтлау.

Быел Татарстанда 8 306 «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды.

Фото авторы: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International