Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Разилә Әхмәтвәлиева «Эмоциональ тотрыклылыкны арттыру өчен эчке ресурсларны активлаштыру» программасы буенча тренингта катнашты. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге оештырды. Тренинг белгечләр өчен эмоциональ интеллект һәм үз-үзеңне җайлау өлкәсендә белемнәрен һәм күнекмәләрен киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Тренинг вакытында катнашучылар эмоциональ кыенлыкларны җиңәргә һәм стресска тотрыклылыкны арттырырга ярдәм итә торган төрле методлар һәм техникалар карадылар. Алынган белем ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ гаиләләр һәм балалар белән эшләүдә ярдәм итәчәк.
Тренинг тәмамланганнан соң аттестация узды, барлык катнашучыларга укулар узу турында сертификатлар тапшырылды.