6 майда «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «9 Май сезнең өчен нәрсә аңлата?» дигән темага илһамландыргыч видеоинтервью үткәрделәр.
Проектта төрле яшьтәге кешеләр катнашты, аларның һәркайсы Җиңү көненең әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклашты. Оештыручылар Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы турындагы истәлекләрнең мөһимлегенә тагын бер кат инандылар.