Ютазы районында «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе үткәрделәр

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Ютазы районында «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе узды, анда төрле яшьтәге кешеләр иҗат бәйрәменә җыелды. «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар акциягә бик теләп кушылдылар.

Мәдәният йорты артистлары тамашачыларга патриотик җырлар бүләк иттеләр.

«Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе – сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, тынычлык өчен гомерләрен биргән һәркемгә рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International