«Яңарыш» үзәгендә хокукый сәгать уздырдылар

2025 елның 6 мае, сишәмбе

5 май көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган «Көчле булып тумыйлар» хокукый сәгате үткәрелде.

Чараның максаты – киң җәмәгатьчелекнең игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклауга бәйле проблемаларга юнәлтү.

Мультимедиа презентациясе ярдәмендә катнашучылар авыруларына һәм сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, танылган, уңышларга ирешкән һәм тарихка кергән кешеләрне искә төшерделәр. Аннары паралимпиячеләрнең казанышлары турында сөйләштеләр.

Ахырда тернәкләнүчеләр «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең – сәламәтлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә торган «Очкын» хоккей командасының үзенчәлекле спортчыларының җиңүләрен горурланып искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International