«Беренчеләр хәрәкәте»нең яшь волонтерлары оештырган зур булмаган концерт Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрәзәләре каршында узды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Бу инициатива интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәннәренә ихтирам һәм рәхмәт белдерүнең ачык мисалы булды.
Концерт программасына сугыш елларында халыкның батырлыгы һәм ныклыгы символына әверелгән патриотик шигырьләр кертелгән иде. Волонтерлар тыл хезмәтчәннәрен шигырьләр белән генә түгел, биюләре белән дә сөендерделәр.
Концерт тарихи хәтерне саклауга һәм яшь буында патриотлык хисе формалаштыруга ярдәм итә торган тагын бер мөһим вакыйга булды.
.jpeg)