Казанның көндезге тору бүлегендә бәйрәм спектакле узды

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Казандагы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль спектакль күрсәтелде. Ул «Җанланган фотосурәтләр» дип аталды.

Концерт барышында яшь волонтерлар, социаль хезмәтләр алучылар башкаруында патриотик җырлар, сугыш еллары җырлары яңгырады.

Якынлашып килүче Җиңү көне белән барлык катнашучыларны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм комплекслы үзәк директоры Надежда Ибраһимова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International