Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 9 май – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 4 октябрендәге «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 1335 номерлы карары белән, эшчеләрнең ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында 2025 елда ял көне күчерелде:
23 февраль якшәмбедән 8 май пәнҗешәмбегә.
Шулай итеп, 8–11 май ял көннәре булачак.