«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр МХО хәрбие белән очрашты

2025 елның 18 апреле, җомга

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Тәрбияләнүчеләрдә кунакта МХО катнашучы офицер булды. Очрашуда ул сугышчан туганлык, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Балаларны кунакның ачыклыгы һәм яхшы күңеллелеге сокландырды. Алар аңардан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Очрашу азагында уртак фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International